Рөстәм Миңнеханов үзенчәлекле итеп Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграмда Ватанны саклаучылар көне белән котлап видео урнаштырды. 

Видеода ата улының: «Нәрсә соң ул Ватан?» дигән соравына җавап бирә.

«Ватан ул — ата-бабаларыбыз җире. Һәм һәр ата үз балаларына белем һәм тәҗрибәсен тапшыра, иленә дошман янаса, Ватанын яклый», – ди малайларның әтиләре.

«Россия Кораллы Көчләре — Ватан сакчыларын чыныктыру урыны. Безнең солдат һәм офицерлар батырлык һәм каһарманлыклары белән бөтен дөньяда дан тота. Вакыт җиткәч, аларга алмашка уллары киләчәк. Үскәч, сез дә Ватанны саклаучылар булачаксыз!» — ди әти кеше.

 


Фикер өстәү