26 сыер асраучы Галәвиевләр: «Кереме булсын өчен күпләп асрарга кирәк»

Җитмешкә җиткәндә дә 26 сыер асрап була икән ул! Арча районының Үрнәк авылында яшәүче Галәвиевләр әлеге шөгыльне ташларга җыенмый. «Бу – безнең яшәү рәвеше», – ди алар. Кызык, барысына да ничек җитешәләр?

«Бар әле, күр әле шул Фираяны». Арчага барган саен аның белән күрешергә тәкъдим итүчеләр очрап тора. Җай чыкмый: йә ул сату белән чыгып киткән була, йә безнең юллар кисешми. Бу юлы аны белүче танышым да: «Абзарларында тәртип, бар җире ял иткән. Пөхтә булгач, атна саен сөтен, каймагын алып торабыз», – диде. Күрше Балтачта да беләләр аны.

Без килгәндә, Фирая апа кухняда кайнаша иде. Яшь килен кебек анда чаба, монда чаба. Сатарга сөте калмаган, ә әрҗәдәге катык, каймак, корт үз иясен көтә. Арча халкы йә үзе килеп ала, йә хуҗабикә үзе җибәрә. Фирая апа аптырап тормый: шимбә – ял көннәрендә Балтачка ярминкәгә китә. Казанга чыгып китүнең дә бер кыенлыгын күрми. Авыл сыен көтеп торучылар булганда, нигә әле бармаска? Эшләп һәм йөреп торсаң, табышы да бар. Һәрхәлдә, шулай диләр.

– Хәзер авылда сыер асраучылар кимеде. Мәшәкате күп, табышы юк, диләр. Ә сез ничек бизмәдегез? Малны карап-тәрбияләргә көч күп кирәктер? – дип кызыксындык.

– Сыер асраучылар картая, ялгыз кала, көтү көтәргә кешеләре калмыйдыр… Шөкер, без парлы бит әле. Икмәген, печәнен сатып алабыз. Булышырга эшчебез бар, – ди 69 яшьлек Фирая апа. Рәис абый исә сәбәпне ялкаулыктан күрә. Иренмәскә кирәк, бары шул гына. Соңыннан икесе дә: «Без кешенекен белмибез, бары үзебезнекен генә беләбез», – дип елмаештылар. Ә менә мал-туар асрау турында күпме кирәк, шуның кадәр сөйләргә риза алар.

– Сыерны берне түгел, күпләп асрарга кирәк. Шулай булганда кереме дә булачак. Сөтне хөкүмәткә тапшырудан файда юк. Үзең эшкәртеп, төрле ризык итеп әзерләп сату файдалы, – ди алар.

Галәвиевләр иртәнге сәгать 5тә үк аяк өстендә инде. Бергәләшеп чәй эчәләр дә, бисмилла әйтеп, эшкә тотыналар. Кичке сәгать унга кадәр тик тормыйлар.

– Бернинди авырлыгы да юк. Туйдырмый! Тәртипкә салынган, эше көйләнгән бит инде аның. Катык, каймак, май, йогырт, корт, сыр – барысын да ясыйбыз, – ди хуҗабикә. – Сыерларны савып, сөтне өйгә алып керәм. Сепарат аертып, каймак ясыйм. Катыкка дигән сөтне утыртам, ул өч сәгать кайный. Эремчек салам, аннан кортын утыртам. Кайнап чыккач, иттарткычтан чыгарам. Бер дә аптырыйсы юк: барысы да үз җае белән бара.

Фирая апа аптырамаска куша, әмма 20 елдан артык шушы тизлектә тормыш алып баручы гаиләгә ничек гаҗәпләнмисең?! Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип әйтүләре юкка түгел.

Ишек төбендә күп итеп буш әрҗәләр өелгән. «Ярминкәләргә шуларны тутырып чыгам», – дип ишарәләде Фирая апа. Заманында кибетче булып эшләгән икән. Сату итү шуннан бирле канына сеңеп калган. Шуңа күрә йөрүдән туктамый. Рәис абый – элеккеге механизатор. Берара кибеттә дә сату итеп алган.

Сөтнең литры – 50 сум. 350 граммлы каймак – 150, эремчекнең бер килосы – 180, катыкның литры – 120, кортның килосы – 350, сыр – 500 сум.

Араларындагы үзара җылы мөнәсәбәтне дә чамалау кыен түгел. Күз тимәсен, бер-берсенә карашып кына торалар. Күзләрендә – очкын, ирен читендә – елмаю. Дүрт ул үстергәннәр. Икесен тәрбиягә алганнар. Биш оныклары бар. Балалар әти-әниләре янына кайтып, ярдәм итеп тора.

 


Фикер өстәү