Егетләрен күпләп хәрби операциягә озаткан авылларда яшәүчеләр: «Елап утырып булмый»

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Авыллар яу кырына үзенең ныклы терәге булган ирләрен, егетләрен озатты. Кайбер җирлекләр Ватан сагында торган кырыклап, утызлап солдатының туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуын көтә. Мондый авылларда кешеләр бүген ничек яши? Каян көч алалар да солдат гаиләләренә ничек булышалар? Без егетләрен күпләп озаткан авылларның хәлен белештек. 

Бер җирлектән 40 солдат (Яшел Үзән)

Яшел Үзән районының Норлат авыл җирлегендә 40 кеше хәрби операциягә киткән. Аларның 12се мобилизацияләнсә, калган 28е контракт буенча хезмәт итәргә карар кылган.

Билгеле, җирлек тә зур. Сигез авылда барлыгы 3057 кеше яши. Норлатның үзендә исә 2600 кеше гомер итә. Шуңа күрә Ватан сагында торучыларның да иң күбе шушы авылга туры килә. Кызганыч, һәлак булучылар да бар. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров сүзләренчә, яу кырыннан ике егетләрен – Александр Смагин белән Ришат Муфазаловны кайтарып җирләгәннәр.

Аның әйтүенчә, авылда патриотик рух көчле. Контракт төзеп китүчеләр арасында исә 45 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар. Аларның кайсыдыр хәрби тәҗрибәле, кемдер үзен чын патриот итеп хис итә, авыр хәлдә калып, тормыш шартларын яхшыртырга теләп яуга кузгалучылар да бар.

– Авылыбызның ныклы, төпле егетләре китте. Аларны эш урыннарында вакытлыча алыштырып торалар. Вакытлыча гына булганда түзәргә була ул, иң мөһиме – тиз арада тынычлык урнашсын да, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, гаиләләренә дә, авылга да ныклы терәк булсыннар иде, дип телибез, – диде ул.

Уллары, ирләре хәрби операциядә булган хатын-кызлар ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итмиләр икән. Күпчелеген утын хәстәрләү мәсьәләсе генә борчый. Андыйларга вакытында ярдәм итәргә тырышалар. Аның каравы авыл халкы яу кырындагы егетләрне ярдәмсез һәм игътибарсыз калдырмый. Авыруларны алып чыгарга носилкалар, маскировка челтәрләре, эчке киемнәр, мендәр, урын-җир кирәк-яраклары тегәләр.

– Бу борчу-мәшәкатьләр бар халыкны берләштерде. Уллары һәлак булган аналар да гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнаша. Алар шулай күңелләренә аз булса да тынычлык алуларын әйтәләр. Үзебезнең авыллар гына түгел, күршеләр дә кушылды. Гуманитар ярдәмне берләшеп, бергәләшеп җыялар. Безнең җирлектән генә дә егерменче  тапкыр гуманитар ярдәм җибәрдек, – диде Илдус Саттаров. – Мәчетләргә йөрүчеләр, дингә тартылучылар да артты. Гел зарланып, елап кына да утырып булмый бит. Алга таба яшәргә, тормышны алып барырга, балаларны аякка бастырырга, тегендә булганнарга матди генә түгел, рухи ярдәм дә күрсәтергә кирәк. Шуңа күрә ара-тирә бәйрәмнәр дә, төрле чаралар да үткәреп торабыз. Мәсәлән, шушы көннәрдә төрле спорт ярышлары буенча спартакиада башланып китте.

Берләшү һәм көтү (Мамадыш районы)

Мамадыш районының Көек-Ерыкса авыл җирлегенә ун авыл керә. Алардан 27 кеше Ватан сагына баскан, шуларның 11е мобилизацияләнгән. Китүчеләр барлык авылдан да бар, тик халык саны күбрәк булган Яңа Комазан, Зур Шыя, Гришкино авылларыннан иң күбе. Араларында башка җирләрдә яшәп, авылда пропискада булучылар да бар.

Кызганыч, әлеге җирлек тә ике егетен югалткан.

–  Аларның берсе хәрби операция башлангач ук Ульяновскидан контракт төзеп китте. Икенче егетебезне авылдан озаттык. Мобилизацияләнүчеләр яшьләр булса, килешү төзеп китүчеләр арасында 50 яшьлекләр дә бар. Бүген яуда булганнар белән һәрдаим элемтәдә торабыз. Аларның үзләренә дә, гаиләләренә дә ярдәм итәргә тырышабыз. Кемгәдер утын кайтартабыз, кемгәдер тегендә-монда барып кайтыр өчен машина биреп торабыз, вак-төяк эшләрдә булышабыз. Бәйрәмнәрдә дә әлеге гаиләләр – игътибар үзәгендә. Әле менә шушы көннәрдә ике гаилә өйләренә су кертүне сорап мөрәҗәгать итте. Быел аларга шушы эшләрне эшләп чыгарга ниятлибез, – диде җирлек башлыгы Фидаил Шәйхетдинов.

Исәннәрне генә түгел, һәлак булучыларны да онытмыйлар. Яшьли гомерләре өзелгән егетләр истәлегенә спорт ярышлары уздыру үзенә күрә бер традиция рухын алган икән инде.

– Бу вакыйгалар кайбер авыл халкын икегә бүлгән икән, дип ишетергә туры килә. Бездә андый күренеш юк. Күрше борчуы бар кеше борчуына әйләнде. Киресенчә, авыл берләште дип саныйм. Тарткалашу, үпкәләшүләр булганын белмим. Хатын-кызлар бар эшне бергә эшли, солдат әниләренә һәм хатыннарына ярдәм итәләр. Авылдашлар җыйган акчага газ плитәсе, бензин пычкысы алып җибәрдек. Апаларыбыз җыелышып, токмач та кисте, чәкчәк тә пешерде. Һәр солдатка атап посылкалар салдык. Ничек булдыра алабыз, шулай ярдәм итәргә тырышабыз. Ялга кайткан һәр солдат белән күрешәбез, хәлләрен белешәбез, мәктәпкә чакырып, укучылар белән очрашулар уздырабыз, – диде Фидаил Шәйхетдинов.

Ә менә үз авылларында эш булмагач, ир-атларның күпчелеге башка авылларга, районга, шәһәргә барып эшләгән булганнар. Шуңа күрә хезмәт урыннары буенча авырлыклар юк.

– Җирлектән шул кадәр егетебезнең ут эчендә булуы горурланыр өчен сәбәп була алмый, – дип саный Фидаил Шәйхетдинов. – Алар тегендә ут эчендә булса, без – монда. Гаиләләре генә түгел, без, авылдашлары да, һәркайсының исән-имин әйләнеп кайтуын телибез. Хәлләрен белешеп, матур яңалыклар гына көтәбез. Авыл җыеннарында да әниләрен, хатыннарын җыеп, бүләкләр биреп, кунак иттек. Аларның һәркайсы үзебезнеке, үз авылыбызныкы бит.

«Ират кулы җитми» (Мөслим районы)

Мөслим районының Шуган авыл җирлегеннән 18 ир-ат хәрби операциягә киткән. Ир-егетләрнең 15е – 473 кешелек Рус Шуганы авылыннан. Алты кеше мобилизацияләнгән булса, калганнары – үз теләкләре белән китүчеләр. Аларның  исә күпчелеге – 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар. Әйтик, быел гына хәрби операция сафларын тулыландыручы ике кеше 60 һәм 62 яшьләрен тутырган. Андыйларны туган якларында буй җиткергән балалары һәм оныклары көтә.

– Бездә чын патриотлар бик күп. Берсен дә үгетләү дә, мәҗбүриләү дә кирәкми. Контракт төзеп китүчеләрнең һәркайсы белән сөйләшкәнем булды. Барысы да бер төрле фикер әйтә: «Тормыш тәҗрибәбез җитәрлек, барысын да диярлек беләбез. Безне озаклап өйрәтеп торырга кирәкми. Без җиңәргә тиеш». Кызганыч, мобилизацияләнгән бер егетебез һәлак булды. Иван Шильновның якты истәлегенә укыган мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Яраланучылар да булды. Бер кешебез инде өченче тапкыр яраланып кайтты. Дәваланып, хәл алалар да, кабатт иптәшләре янына китәләр. Китүчеләрнең барысы да ялга кайтты, һәркайсы белән күрешеп, сөйләшеп калырга тырышам, – ди Альбина ханым.

Аның сүзләренчә, яуга киткән ир-егетләрнең 80 проценты – гомере буе авылда яшәүчеләр. Сала ныклы терәкләреннән башка яшәргә өйрәнеп килсә дә, аларның булмавы барыбер үзен сиздерә, ди ул. Әйтик, авылда фермалар да, сәнәгать оешмалары да булмаганлыктан, күпчелеге үз хуҗалыкларында күпләп терлек асрап көн иткән. Хәзер исә бу эшләр хатын-кызларга һәм балаларга калган. Тик ир-ат кулы булмагач, малларын киметүчеләр дә күп икән. Кемдер  – 2–3 сыерын киметсә, кайсылары мал-туарын бөтенләй бетергән.

– Хатын-кыз ничек кенә көчле булырга тырышса да, хуҗалыкта ир-ат булмау барыбер үзен сиздерә инде. Безнең бурыч исә андыйларга булдыра алганча булышу. Мунчаларына утын сорап килүчеләргә утын алып кайтып бирдек. Бер егетебезнең әнисе шифаханәдә дәваланып, ял итеп кайтты. Контракт буенча хезмәт итүче егетебезнең милкен рәсмиләштерүдә ярдәм итәбез. Яу кырындагыларга гуманитар ярдәм әзерлибез. Дару, кирәк-ярак, ризык, окоп шәмнәре җибәрдек. Без монда сынатмабыз анысы. Иң мөһиме киткәннәр кире әйләнеп кайтсын да озатучыларга якыннарын сау-сәламәт килеш каршы алырга язсын.

 

 


Фикер өстәү