Минтимер Шәймиев Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Ватанны саклаучылар көне белән Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты Минтимер Шәймиев та котлады.
“Ватанны саклаучылар көне безнең илебез өчен аерым әһәмияткә ия. Россия Федерациясе – дөньяда иң зур һәм иң бай ил, шуңа күрә ул һәрвакыт үз суверенитетын сакларга бурычлы. Безнең көчсез булырга хакыбыз юк. Менә бүген дә, дус булмаган илләр Россияне юкка чыгарырга омтылганда, бөтен халык илебез Президенты тирәсенә ныклап тупланды. Владимир Владимирович әйткән иде: “Үз мәнфәгатьләребезне, кешеләребезне, мәдәниятебезне, телебезне, үзебезнең чикләрне саклаганда, бөтен халык Ватанны саклаучы булып тора”. Аның белән тулысынча килешәм: һәрберебез үз урынында, барыбыз өчен дә кадерле рухи кыйммәтләрне һәм бердәмлегебезне саклый, үстерә һәм ныгыта ала һәм шулай тиеш тә.

Ватаныбызның азатлыгын һәм иминлеген, тынычлыгын һәм бөтенлеген яклаучы көчле һәм кыю кешеләрне Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Ватан каршындагы изге бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарга – мәңгелек дан! Хәзерге вакытта илебез чикләрен саклап яуга керүчеләргә – көч-куәт һәм сәламәтлек телим», – диелә котлауда.


Фикер өстәү