Куркак булмасаң, тимәсләр 

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклаучылар көне дип үзгәртелсә дә, без күбесенчә бу көнне барыбер армия белән бәйләргә яратабыз. Без үскәндә, Совет Армиясе көне иде ул. Гадәттә, хезмәт иткән егетләребезне, улларыбызны, әтиләребезне котладык. Хәзер дә шулайрак. Әмма «армия» дигән сүз булмагач, ир-атларның барысын да котлыйбыз.

Хәзер хезмәт итү срогы бер ел гына булгач, «ай күрде, кояш алды» кебек. Китеп кенә бара егет, кайтып та җитә. Хәер, читләргә генә шулайдыр инде ул. Хезмәт иткән кешегә дә, түземсезләнеп көткәненә дә һәр минуты озак кебек тоеладыр. Элек, ике яки өч ел хезмәт иткәндә, армиядәге хәлләр турында көлеп тә, елап та сөйлиләр иде. Күбрәк  «бабай»лар, «карт»лар тарафыннан эшләнгән маҗаралар турында искә алалар иде.

Редакциягә йомыш белән килеп чыккан Наил абый Кәлимуллин белән дә сүзебез, ничектер, шушы темага кереп китте. Бәйрәм көннәре якынлашканга искә алганбыздыр, күрәсең.

«Дед»лар китте

– Мин армиягә ветеринария техникумын тәмамлагач алындым. Ракета гаскәрләрендә пешекче булып хезмәт иттем. Ике атна карантинда булгач, частьларга тараттылар. Тезеп бастырдылар. Фамилияне әйткәч, бар да миңа әйләнеп карады, әйтерсең лә зоопарктагы маймыл, татар күргәннәре юк, ахры, дип уйладым. Чыннан да шулай булып чыкты. Татарлардан мин берүзем. Күбесе белорус, әрмән егетләре. Икенче көнне  яныма  кечерәк буйлы бер солдат килде. Дембель икән. «Зинһар, миңа сәгатеңне бир әле, жәл булмаса, өйгә кайтканда тагар идем. Китүчеләр бездән дә шулай сорадылар», – ди.  Мин аңа сәгатемне генә түгел, «Харьков» кырынгычын, булган акчамны да тоттырдым.  Бик зур рәхмәт инде, дип кулымны кысты. «Барыбер талап алырлар иде, ә бу яхшы итеп сорады, рәхмәтен дә әйтте», – дип күңелемне юаттым.

«Старик»лар калды

«Дед»лар киткәч, «старик»лар хуҗа булып калдылар. Үзләрен бик иркен тотып, яманрак кылана башлады болар. Бервакыт шулай бәдрәфкә кереп барам. Берничәсе тәмәке тартып сөйләшеп тора. Озын, чандыр гына гәүдәле, Гончаров фамилияле  белорус егете: «Комачаулап йөрмә монда», – дип мине куа башлады. «Мин сезгә комачауламыйм, хаҗәтемне үтим дә  китәм», – дигәнне яратмады, төрткәли башлады. Минем дә кан кызып китте. Бәргәли башладым. Көчкә аерып алдылар. «Темный» ясамасыннар дип, берничә көн  куркып йөргән идем. Тиюче булмады. Шунда аңладым: армиядә мескен булып йөрү куркаклар өлешенә тия икән.

Беренче тапкырдан ук бик алай батыраеп та китә алмас идем. Сәбәбе бар. Аннан алдарак бер майор, яңа килгәннәрне берәм-берәм чакырып, сөйләшү үткәргән иде. «Акчаларыңны, әйберләреңне алмадылармы? Кыерсытмыйлармы? Гәүдәң бар, отпор бир, курыкма», – диде. Үзем чыгарып бирдем дип әйтә алмадым инде. «Төрмәгә ябып куярлар бит», – дип кенә шикләнүемне белдердем. «Син яшь, карт солдатлар үзләренә кул күтәргәнне әйтергә хурланачак», – диде.

«Андый юлга бармадым»

Үземә эләккәләсә дә, яшь солдатларны бер тапкыр да рәнҗетмәдем. Гөнаһыннан курыктым, кешедән көлү  фигылемә дә ярамый.

Беркөнне шулай булышырга дип, яшь солдат бирделәр. Шәһәр малае бу. Бәрәңге дә әрчи белми, идән дә юа алмый. Жәлләдем инде. Җиңнәрне сызгандым да үзем юа башладым. Кухняда пычрак булса, миңа да эләгә бит. Шулай тырыша-тырыша юып ятканда, штаб башлыгы килеп керде. «Син идән юган кулларың белән безгә ризык әзерлисеңме? Бу ни хәл бу?» – дип әрләп атты. Мин, каушаган кыяфәт чыгарып: «Нарядка яшь солдат бирделәр. Өлгерә алмый. Булышмакчы гына идем. Гафу итегез», – дип, гаепне үз өстемә алдым. «Алайса икенчесен бирербез, үзең юма», – дип елмаеп чыгып китте. Яшь солдатка да берни булмады.

Ничек кенә булмасын, армия елларын вакыт узган саен ешрак искә алам, сагынам мин. Ул безне яшәргә, нык булырга, дөньяны танып-белергә өйрәтте. Вак-төяк күңелсезлекләр булса да, төрле милләт егетләре белән аралашып, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен белергә теләү, сорашулар искә төшә.  Аларның фотоларын карыйм. Ничек яшиләр икән? Их, барысы белән дә очрашасы, аралашасы иде. Кызганыч, хәзер без бер дәүләттә түгел шул,чикләр аера…

1918 елның 28 гыйнварында Эшче-крестьян Кызыл армиясен оештыру турында декрет кабул ителә. Бер елдан соң бу вакыйганы билгеләп үтәргә җыеналар. Җитәкчелек әлеге датаны 17 февральдә үткәрелүче Кызыл бүләк көненә туры китермәкче була. Әмма ул елны 17 февраль дүшәмбегә туры килгәнлектән, тантананы 23 февраль – якшәмбе көнгә күчерәләр. Шуннан соң ике ел буена бәйрәм үткәрелми.

1923 елны Кызыл Армия һәм Флот көнен бәйрәм итү турында боерык чыга. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1946 елда ул Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты көне дип үзгәртелә.

1993 елда Россия Федерациясе Югары Советы Президиумы карары белән Ватанны саклаучылар көне дип йөртелә башлый.

 

 


Фикер өстәү