Бөгелмәдә күренекле мәгърифәтче Һади Атласи истәлегенә багышланган чара узды

21 февральдә Бөгелмә шәһәрендә татар халкының күренекле мәгърифәтчесе, галим-тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган искә алу чарасы узды.

Чара кысаларында Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә килгән кунаклар катнашында мәктәп укучылары өчен иҗат мәйданчыкларында «Ясалма фәһем: мөмкинлекләр һәм чынбарлык», «Безнең тарихи тамырлар», «Татар китабы», «Минем шигъри альбомыма», «Салават күпере» белән бергә», «Әкият» дәүләт курчак театры бездә кунакта» мастер-класслар үтте, туган тел турында шигырьләр укылды. Җирле хакимият, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, язучылар, галимнәр, мәгариф һәм мәдәният әһелләре катнашында «Бөгелмә татарларының милли-мәдәни мохитын саклау һәм үстерү мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Соңыннан фондның җитәкчесе Алсу Мөхәммәтдинова төрле номинацияләр буенча Һади Атласи исемендәге дәрәҗәдәге бүләкләр, премияләр тапшырды.

Әлеге чарада Һади Атласи исемендәге иҗтимагый фонд, “Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларына бәйге” кысасында, “Балачакның яңа җырлары” фестиваль-бәйгесен тәкъдим итү булды. Проектның җитәкчесе – Мингалиев Җәмил Рәхимҗан улы.
“Балаларның яңа җырлары” проекты татар, рус, чуваш, мари, удмурт, мордва телләрендә балалар һәм үсмерләр өчен җырлар иҗат итүгә; талантлы балалар һәм профессиональ җырчылар тарафыннан балалар өчен яңа җырларны беренче тапкыр башкару; балалар музыка мәктәпләре өчен өстәмә методик әсбап сыйфатында ноталар җыентыгын бастыру; балалар өчен яңа җырлардан файдалану мөмкинлеген булдыру; җырның сүзләрен, ноталарын, “плюсовка” һәм “минусовка” яздыру; яңа. шулай ук элеккеге балалар җырларын башкаручы балаларны, профессиональ башкаручыларны, балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрьләрне, композиторлар, аранжировщикларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм кызыксындыруга юнәлдерелгән.


Фикер өстәү