Владимир Путин Пекинда “Бер пояс – бер юл” форумында катнаша

Президент сәфәре барышында шулай ук Россия белән Кытай арасында сөйләшүләр уздырачак.
Россия Президенты Владимир Путин “Бер пояс – бер юл” халыкара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен Пекинга килгән. Президент самолеты Пекиндагы “Шоуду» халыкара аэропортына төшеп утырган, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Форум 17-18 сентябрьдә уздырыла. Анда Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпин, Вьетнам президенты Во Ван Тхыонг, Таиланд премьеры Сеттха Тхависин, Монголия президенты Ухнаагийн Хурэлсух, Лаос халык-демократик республикасы президенты Тхонглун Сисулит белән очрашулар уздыру күздә тотыла. Шулай ук сәфәр кысасында Россия–Кытай сөйләшүләре планлаштырылган.
.


Фикер өстәү