Апас, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнары хакимиятләре башлыкларының социаль челтәрләр аша халык белән иң тыгыз элемтәдә торулары ачыкланган

Татарстанның Төбәкне идарә итү үзәге (ЦУР) белгечләре халык белән иң күп аралашучы районнар хакимиятләре башлыкларын билгеләгән. Быел беренче яртыеллыкта хакимиятләр башлыкларының социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләрен тикшерү нәтиҗәләре буенча Апас, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнары хакимиятләре башлыкларының социаль челтәрләр аша халык белән иң тыгыз элемтәдә торулары ачыкланган.

Шулай итеп, Радмир Беляев (Менделеевск районы), Айрат Җиһаншин (Апас районы) һәм Вячеслав Козлов (Яңа Чишмә районы) иң күп балл җыйган.

Халыкка иң якын торучы 10 җитәкче исемлегенә шулай ук Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин, Чистай районы хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов, Чүпрәле районы хакимияте башлыгы Марат Гаффаров, Әлмәт районы хакимияте башлыгы Тимур Ногманов, Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов, Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев һәм Чирмешән районы хакимияте башлыгы Рамил Әйбәтов кергән.

Шул ук вакытта Апас, Минзәлә һәм Чистай районнары хакимиятләре башлыклары күрсәткечләренең узган елдагы белән чагыштырганда бермә-бер яхшыруы билгеләнгән.
“Диалог России” коммерциясез оешмасының Татарсандагы җитәкчесе Марсель Гыйльмиев билгеләп үткәнчә, халыкка социаль челтәрләр – үзләренең сорауларына җавап табу өчен, ә хакимиятләр башлыкларына – халык белән аралашу өчен иң уңайлы мәйданчык.


Фикер өстәү