Өйдә буран булмасын: үрнәк гаиләләр бәхет серен ачты

Бәхетле гаилә нигезе – сабырлык. Азнакай районының Тымытык авылында яшәүче Ләйсән һәм Фәрит Шәяхмәтовлар бертавыштан шулай ди. Сабырлыкны юлдаш иткән бәхетле пар инде унсигез ел иңне иңгә куеп гомер итә. Тупырдап торган алты балалары үсеп килә аларның. Быел Шәяхмәтовлар гаиләсе өчен аеруча шатлыклы булды. Кадерле әниләре Ләйсән Татарстанның «Ана даны» медале белән бүләкләнде.

– Бу бүләккә бездән бигрәк балалар сөенде инде. Шатлыклы да, шул ук вакытта бик зур җаваплылык та өсти торган дәрәҗәле медаль бу. Күп бала анасы булырмын дип күз алдына да китермәгән идем. Үзебез гаиләдә алты бала үстек. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Берсе янына икенчесе сыя. Бер-берсенә иптәш булып, бергә-бергә үсәләр. Шуңа күрә күп бала алып кайтудан куркырга кирәкми. Балалар бөтен хуҗалык, бакча эшләрендә булыша. Маллар тотмыйбыз. Гараж, сарай күтәрдек. Бу эшләрне барың бербөтен булганда гына башкарып чыгарга мөмкин, – ди Ләйсән.

Дүрт малай һәм ике кыз тәрбияли Шәяхмәтовлар. Олы уллары Вилданга – 16 яшь. Быел ул Әлмәт политехник техникумының беренче курсын тәмамлаган. Уллары Данил белән кызлары Эльвина – мәктәп укучылары. Самир белән Айлида балалар бакчасына йөриләр. Кечкенә уллары Элвинга әле 1 яшь тә 3 ай гына. Ләйсән әлегә бала ялында. Аңа кадәр шәхси сак оешмасында эшләгән. Ире Азнакайның бер оешмасында мастер булып хезмәт куя.

Фәрит белән бер авылдан – күрше урамнарда яшәп, бер мәктәптә укып, бергә уйнап үскән алар. Унынчы сыйныфта укыганда Ләйсән авыл клубында узган бәйрәмдә Кар кызы булып уйный. Кыш бабай ролен исә Фәрит башкара. Шушы көннән аларның дуслыгы мәхәббәткә әверелә дә куя. Хәзер инде егерме елга якын тормыш сәхнәсеннән бергә атлый алар.

– Ирем сүзгә дә, эшкә дә оста булып чыкты, Аллаһка шөкер. Гаилә бәхете өчен ир-ат та, хатын-кыз да бер үк дәрәҗәдә тырышырга тиеш. Бер-берсенә терәк булып, юл куеп, сабыр һәм бердәм булып яшәгән парлар гына бәхетле буладыр ул, – ди Ләйсән. – Өйдә савыт-саба шалтырамыйча тормый, билгеле. Үпкәләшсәк, мин атналар буе эндәшмичә йөри алам. Андый чакта ирем беренче сүз башлый. Әнә шулай бер-береңә юл куя белергә дә кирәк шул. Әбием белән бабам 63 ел бергә гомер итәләр. Шулар кебек тигез, бәхетле тормышта яшәсәк иде, бергә-бергә олыгайсак иде, дип телим.

Яшьләргә үрнәк булырлык тагын бер шундый соклангыч пар Кукмара районының Вахит авылында яши. Ләбибә апа белән Рәкыйп абый Нигъмәтуллиннарның бергә гомер итүләренә быел 58 ел тулган.

– Алтмыш елга якын гомер алты көн кебек кенә үтте дә китте ул. Аллаһка шөкер, бик матур яшәдек. Рәкыйбем бик тырыш, ышанычлы кеше булып чыкты. Эчмәде, тартмады. Гомер буе комбайнда эшләде. Гел алдынгылар рәтендә йөрде. 81 яшьтә булуына карамастан, әле бүген дә бер урында утырып тора алмый – йорт тирәсендәге бөтен эшләрне тәртипләп, эшләп тора, – ди Ләбибә апа.

Тормышыннан чын күңелдән канәгать икәне һәр сүзеннән, һәр ымыннан сизелә Ләбибә апаның. 19 яшендә Аман-Оштырма авылыннан Вахитка укытырга килгән җиреннән шушы авылның килененә әверелеп куя ул. Рәкыйп абый белән лачындай өч егет үстерә алар.

– Мин килгәндә, өйдә каенанам белән иремнең апасы да бар иде. Шуңа күрә, шаярып, ике каенана белән тордым, дим. Бергә 38 ел матур-тату яшәдек, Аллаһка шөкер. Сүзгә килмәдек, бер-беребезне аңлап яшәдек. Каенанам бик акыллы кеше иде. Балалар үстергәндә дә зур терәк булды. Алар безгә үрнәк булып яшәде. Хәзер инде без үзебез – балаларга, оныкларга үрнәк, – дип хатирәләргә бирелде Ләбибә апа.

Ләбибә апа әле үзе дә кызлар кебек. Без шалтыратканда бакча тирәсендә әвәрә килеп йөри иде.

– Киленем җәйге ялга чыкты да, мин дә ялга чыктым, – дип көлеп җибәрде ул. – Әни, эшләмә, ял ит, дип кенә тора. Бөтен эшне бергә-бергә башкарабыз. Өч киленем бар. Өчесеннән дә уңдым. Кызларым кебек бик якын алар миңа. Алар турында бер сөйли башласам, туктый алмыйм. Моны ишеткәч, күпләр: «Әйе, сиңа гына шундый килен эләккәндер инде», – диләр. Эләкте шул, Аллаһка шөкер. Бу сүзләрне чын күңелемнән әйтәм. Алга таба да бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын.

Ялларда Ләбибә апа белән Рәкыйп абыйның барлык балалары, оныклары төп нигезгә җыела. Барысы бергә 29 кеше булалар икән. Эштә дә, ялда да бергә алар. Бу урында Ләбибә ападан шундый күркәм гаилә булып яшәүнең төп сере турында сорарга ашыгам. Ул исә, бәхетле гаиләнең ачкычы – хатын-кыз кулында, ди.

– Гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Ир-ат, нинди генә көчле булса да, гомер буе бала белән бер бит ул. Шуңа күрә хатын-кызга аны да, янәшәдәгеләрне дә көйләп яшәргә туры килә. Әнә шушы бурыч төгәл үтәлсә, гаилә бәхетле була да инде, – ди Ләбибә апа.

Динә Гыйлаҗиева

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина котлавы

Бу көн буыннан буынга күчеп килүче гаилә кыйммәтләрен саклау, никах институтын ныгыту, балалар тәрбияләүдә ата-аналарның җаваплыгын үстерү һәм күп балалылыкның асылын һәм әһәмиятен танытуга багышланган.

Бүгенге якты һәм шатлыклы бәйрәм зур рухи-әхлакый мәгънәгә ия, ул никах һәм гаиләнең «мәхәббәт һәм тугрылык» исемле мәңгелек кыйммәтләрен символлаштыра.

Гаилә – һәркем өчен иң кадерле урын. Монда бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез, якыннарыбыз һәм туганнарыбыз турында кайгыртабыз, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч табабыз, шатлыкларны уртаклашып яшибез.

105 елдан артык гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмачысы булып гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора, алар безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим һәм әһәмиятле вакыйгаларны теркәп бара.

Татарстан Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән барлык татарстанлыларны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Һәрбер гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, матур һәм җылы мөнәсәбәтләр, иминлек яшәсен. Өйләрегездә балалар, оныклар тавышы яңгырасын! Бәхетле булыгыз!

 

 

 

 


Фикер өстәү