Урамда кешеләрнең күз алдында җан биргән: Татарстанда яшәүче кыйммәтле машина аркасында бер хатын-кызны үтергән

3 июль кичендә Самара шәһәренең Водников урамында кешеләрнең күз алдында котчыкмалы фаҗига булган. Ниндидер ир машинадан, бугазы киселеп. канга баткан хатын-кызны этеп чыгарган да качкан. Бу вакытта хатын-кыз әле исән булган, әмма бераздан җан биргән. Бу хакта kazan.kp.ru.

Бирегә ашыгыч төстә полиция хезмәткәрләре килеп җиткән. Һәлак булган 34 яшьлек хатын-кызның машинасы бик тиз генә табылган. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре хатын-кызга һөҗүм итүченең шәхесен билгеләгән, шулай ук аның инде Самара өлкәсеннән чыгып китүен ачыклаган. Башка төбәкләрдәге коллегаларына оператив төстә бу хакта хәбәрләр җибәрелгән. Нәтиҗәдә җинаять кылуда шикләнелүче 21 яшьлек егет Казанда тоткарланып, Самарага китерелгән. Хәзер тикшерүчеләргә аның ни өчен шундый авыр җинаятькә баруын ачыкларга туры киләчәк.

“КП-Казань” язганча, башлангыч мәгълүматларга караганда, егет Татарстаннан Самарага автомобиль сатып алырга килгән. Машинаны аңа булачак корбаны саткан. Очрашу вакытында ул кыйммәтле иномарканы караган, сораулар биргән дә, машина хуҗасының муенына кинәт кенә пычак йөзен батырып, корбанын салоннан төшереп калдырган.

Һәлак булган хатын-кызның дәрәҗәле эш урыны булган. Улы калган.
“Бик мәрхәмәтле кеше иде. Эшләде, улын тәрбияләде. Ковидтан әнисе үлде. Шуның машинасын сатмакчы булган да инде”, – дип сөйләгән хәбәрчегә һәлак булган хатын-кызның туганы.


Фикер өстәү