Казанда берәү 3 мең акча һәм бер банка бал вәгъдә итеп, пенсионерларның 120 мең сум акчаларын урлаган

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре мошенниклык гамәлләре кылуда шикләнгән 36 яшьлек бер хатын-кызны тоткарлаганнар. Аның Казанда Мәскәү һәм Киров районнарындагы ике кырын эшенең эзенә төшкәннәр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Җинаять эше материалларына караганда, бу адәм ике очракта да үзен, социаль хезмәткәр, дип таныштырып, өлкән яшьтәге кешеләрне төп башына утыртып калдырган.

Тәгаенләп әйтсәк, октябрьдә ул Коммунарлар урамында яшәүче 92 яшьлек пенсионер әбинең ишеген шакыган. Үзен, социаль хезмәткәр, дип таныштырып,  янәсе, өч мең сум күләмендә өстәмә тиеш сезгә, дигән. Шуннан пенсионерга кесәсеннән биш мең сумлык кәгазь акча чыгарып, тегенең ике меңне кире кайтаруын сораган. Шул ук вакытта әбинең акчасы кайда ятканлыгын карап-күзәтеп торган. Әби “сдача” китереп биргәч, имештер, тагын әле бушлай бал тиешлеген дә әйтеп, буш банка сораган. Банка эзләп йөргән арада әбекәйнең яшереп куйган бөтен акчасын алып чыгып киткән. “Социаль хезмәткәр” күздән юк булгач кына пенсионер ханым 30 мең сум акчасы югалуын белеп алган һәм бу хакта полициягә хәбәр иткән.

Восстание урамында яшәүче 80 яшьлек әбидән дә шундый ук гариза кергән. Бу алдакчы инде 90 мең сум акчаны “аякландырган”.

Шуннан полиция мошенникны эзләүгә керешкән. Аны Ульяновскида тапканнар. Ялганчы үзенең гаебен таныган, ничек бар – шулай, бөтенесен сөйләп биргән. Аңа урлау һәм мошенниклык турында статьялар буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук сакчылары әлеге хатын-кызның Казанда кылынган башка шундый җинаятьләргә катнашы булу-булмавын ачыклый.

 


Фикер өстәү