267 баланың янгында гомере өзелгән

Барлыгы 6,6 меңнән артык кеше ут корбаны булган.

Ел башыннан Россиядә янгыннар нәтиҗәсендә 267 бала һәлак булган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының телеграм-каналында хәбәр ителә.

– Янгын ялмап алган мәйдан 2-3 квадрат метр һәм берничә һәлак булучы – алар барысы янудан чыккан төтен белән агуланган. Кагыйдә буларак, төтенләгән вакытта ут булмаска мөмкин, шунлыктан куркынычны шунда ук танып булмый, — дип аңлаттылар ведомствода.

Анда шулай ук төтенләүдән чыккан агулы матдәләр чыккан вакытта берничә тапкыр гына сулыш алу да кешенең аңын югалтуына һәм үлеменә китерүен билгеләп үткәннәр.

Ел башыннан Россиядә барлыгы 338 мең янгын булган, корбаннар саны 6,6 меңнән артып киткән.


Фикер өстәү