Югары уку йортлары студентларына микрозаймнар бирә башлаячаклар

Татарстанда югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен микрозаймнар программасы эшли башлады. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

«Займ суммасы РФ Үзәк банкының төп ставкасы күләмендә өч айдан алып 24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Студент кече-урта эшмәкәрлек субъекты сыйфатында кимендә алты ай теркәлгән булса, ул югары уку йортын тәмамлаганнан соң 12 ай дәвамында займ ала ала.

«Старт» микрозаймы акчаларын бизнес ачуга яки заем алучының эшмәкәрлек максатларында нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарына тотарга мөмкин.

Шулай ук ярдәм чаралары комплексына «Үсеш» микрофинанс продукты да керде. Ул инвестицион проектларны гамәлгә ашыручы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен туры киләчәк. Субъект Үзәк банкның төп ставкасы күләмендәге процент белән өч айдан 24 айга кадәр срокка 1 миллионнан 5 миллион сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин.


Фикер өстәү