Татарстанда «янган» банкларның 6 меңнән артык вкладчысына акчалары кайтарылган

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләвенчә, 2016 елда 20 мең юридик һәм физик зат акчаларын югалткан.

Иминиятләштерү агентлыгы барлык кредиторларга да ярдәм итә алмаган. 2017 елда Республика ярдәм фонды шуларга булышу максатыннан оеша.

— Ике ел буе фонд алданган вкладчылардан гаризалар кабул итте. Шул вакыт эчендә 7453 гариза килде. Аларның 6589сы фонд таләпләренә туры килә, — диде Рөстәм Нигъмәтуллин. 3617 кешегә кайчандыр югалган акчаларын тулысынча кире кайтарганнар.


Фикер өстәү