Солдатларга хат яз һәм акчалата бүләк от

“Ватан патриотлары” автоном коммерциясез оешмасы “Солдатка хат” иҗади-ватанпәрвәрлек бәйгесен игълан итте.

Шулай итеп, илебезнең теләсә кайсы мәктәбе укучысы шушы тема буенча бәйгегә хат-открытка җибәрергә мөмкин. Иң яхшы хезмәтләрне Ватаныбызны саклаучы солдатларга шәхсән тапшырылачак. Моннан тыш бәйгедә җиңүчеләрне призлар көтә:

1 урын өчен – 7.000 сум
2 урын өчен – 5.000 сум
3 урын өчен – 3.000 сум.

Ул гына да түгел әле: бәйгедә катнашып, 1-40 урын алучыларның һәммәсенә “Патриоты Родины” автоном коммерциясез оешмасы истәлекле бүләкләр тапшырачак.

Хезмәткә карата таләпләр:
1) А4 форматындагы кәгазьдә сәнгать дәрәҗәсенә җиткереп язылган хат.
2) Хезмәтнең (ике ягыннан да) скан-күчермәсе яки фотосурәте (әйбәт сыйфатлы).
3) Бәйгедә катнашучы үзенең хатын укуы сурәтләнгән видео (youtube.com каналына урнаштырырга).
Бәйгедә катнашу өчен заявканы тутырырга: https://vk.cc/cnaXiT.
Хезмәтләр 2023 елның  14 маена кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр “ВКонтакте»да (vk.com/patriotyrodiny) тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.


Фикер өстәү