Яңа ел чыршыларының кыйммәтләнәчәге турында кисәткәннәр

Быел Россиядә санкцияләр аркасында чит илләрдән Яңа ел чыршылары азрак кертелергә мөмкин. Шул сәбәпле аларның кыйммәтләнү ихтималы зур. Бу хакта РБК Рослесинфорг (Рослесхоз карамагындагы оешма) матбугат хезмәте һәм чыршы сатучылар мәгълүматларына таянып яза.

Басма хәбәрчесенә чыршы сатучыларның берсе сөйләп үткәнчә, быел санкцияләр аркасында бәйрәм агачы чит илләрдән узган елдагыга караганда азрак кертеләчәк. Шуңа күрә аларга кытлык барлыкка килергә мөмкин. Аның әйтүенчә, быел чит илләрдән кертелүче “тере” чыршыларның узган елдагыга караганда 70 процентка кыйммәтләүе бар. Бу логистикадагы кыенлыклар, импортерлар чыгымының ике тапкыр артуы белән аңлатыла.


Фикер өстәү