Мобилизацияләнүчеләрнең балаларына вузларда бюджет урыннары каралырга мөмкин

Мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен Россия вузларында бюджет урыннары каралырга мөмкин. Федерация советының Регламент буенча комитеты рәисе Вячеслав Тимченко “РИА Новости” агентлыгына шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, 2023 елга һәм пландагы 2024, 2025 еллар чорына бюджет проектында шундый мөмкинлек күздә тотылган.

“Федерация Советы Дәүләт Думасына бюджет проектының икенче укылышына мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен вузларда өстәмә бюджет урыннары бирү турында төзәтмәләрне җибәрде, бу төзәтмәләр бюджетны икенче укылышта кабул иткәндә резерв фонды кысасында исәпкә алынды”, – дип аңлаткан Тимченко.

Алдагы көнне Мәгариф һәм фән министрлыгында Россия вузларында бюджет урыннарының ничә процентка тулуы турында сөйләгәннәр. “Кабул итү кампаниясенең төп этабында 97.5 процентка тулды. 2021 елда әлеге күрсәткеч 94 процент иде. Хәзер инде барлык бюджет урыннары да тулган”, – дип хәбәр ителгән ведомствода.


Фикер өстәү