“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын актив файдаланган районнар билгеле булды

Быел “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасына бирелгән акчалар күләме бермә-бер азрак. Әлеге максатларга 2020 елда 3 млрд сум акча бүленгән булса, быел 1,3 млрд сум гына өлеш чыгарганнар.
– Узган ел белән чагыштырганда, әлеге акчалар бик аз күренә. Ләкин шулай да без бер генә гаиләгә булса да ярдәм итә алабыз, яки кайдадыр нинди дә булса челтәрләр суза алабыз икән, юкка эшләмәгәнбез була, – диде журналистлар белән очрашу вакытында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.
Узган ел әлеге программа ярдәмендә 406 гаиләгә тораклы булган. 6,86 км газ бүлеп бирә торган һәм 24 км суүткәргеч челтәрләре төзелгән. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча да 500 проект тормышка ашырылган: спорт һәм балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары төзелгән. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасының иң популяры – “Авыл ипотекасы”. Аның ярдәмендә 1600 гаилә торак белән тәэмин ителгән. Быел инде 466 гаилә йорт сатып алыр яки төзер өчен акчалар алган.
Дөрес, әлеге мөмкинлектән актив файдаланган районнар да, ни сәбәпледер читтәрәк калганнары да бар.
– Кукмара, Кама Тамагы, Минзәлә, Буа, Актаныш районнары программадан бик актив файдалана. Ә менә Әлмәт, Әгерҗе, Чистай, Зәй, Алабуга, Бөгелмә районнары. Спас районы, гомумән, бер чарада да катнашмаган. Быел алар активрак катнашыр дип өметләнәбез. Инициатива авылдан, районнан чыгарга тиеш, чөнки төрле җирдә проблемалар төрле була. Катнашмау сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмыйм. Узган ел гомумән, финанс ягыннан да авыр булды бит. Бәлки оешып җитә алмаганнар. Мәгълүмат барып җитмәскә дә мөмкин. Мин моны тулысынча районга гына кайтарып калдырасым килми. Димәк, без дә мәгълүматны илтеп җиткерә алмаганбыздыр, – диде Марсель Мәхмүтов.
Кукмара, мәсәлән, әлеге программа кысаларында үз районы өчен 335 млн сум акча җәлеп итә алган. Шул ук вакытта аутсайдер районнар исемлегендә булган Бөгелмә 1,9 млн сум акча гына җәлеп иткән.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү