27марттан яһүдләрнең олы бәйрәме – Песах бәйрәме башлана. Бу уңайдан аларны газета аша мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.
“Татарстан Республикасы яһүдләр җәмгыятенең барлык вәкилләрен олы бәйрәм – Песах бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм, – диелә котлауда. – Татарстан Республикасы – күп милләтле һәм күп конфессияле республика. Милли бәйрәмнәрне барыбыз бергә, тынычлык-татулыкта билгеләп үтү безнең өчен изге традициягә әйләнде. Татарстанда яшәүче барлык халыкларның мәдәнияте һәм динен ихтирам-хөрмәт итеп яшәү – безнең өчен бик мөһим.
Бу якты бәйрәм көннәрендә барыгызга да рәхим-шәфкатьле гамәлләр, бәхет-шатлыклар телим! Песах өйләрегезгә яктылык, күңел тынычлыгы, муллык һәм бәхет алып килсен!”