Виктор Демидов Әсгать Cәфәровның кайгысын уртаклашты

Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, әнисе Нәкыя Фатыйх кызы вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәровның авыр кайгысын уртаклаша.

Сөекле, газиз якыннарыңны, туганнарыңны югалту ачысы бик авыр. Ә инде әни үлеме – тагын да авыррак. Дөньяда бу кайгыны җиңеләйтердәй бер генә дару да юк. Әмма тормышны намуслы һәм лаеклы узган кеше турында якты хатирәләр югалту ачысын бераз җиңеләйтсен.


Фикер өстәү