Мәдәният министры Ирада Әюпова  театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

27 март –  Халыкара театр көне. Театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан  Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова котлады. “Татарстанда театр сәнгате төрлелеге, аерым бер төсмерләргә ия булуы белән аерылып тора, – диелә котлауда. – Республика театрлары төбәгебезнең мәдәни тормышында зур роль уйнап, халыкның рухи үсешенә үзләреннән саллы өлеш кертеп килә.

Һәр театр сезоны яңа спектакльләр белән сөендерә, яңа исемнәр ача. Һәрбер премьера, һәрбер спектакль  артында бик күпләрнең: режиссерлар, актер, рәссам, костюмер, бутафор, тавыш режиссерлары, ут куючыларның һ.б. гаять зур хезмәте ята.

Без озак еллар буе  Татарстанның  театр сәнгатенә тугрылыклы хезмәт итүче  танылган сәхнә осталарын югары бәялибез! Театрларыбызга зур өметләр багланган яшьләрнең килүенә шатбыз!

Татарстан – Россиянең иң зур театр үзәкләреннән берсе. Театр коллективларының, актерлар һәм режиссерларның осталыгы тамашачы мәхәббәте белән, Россия күләмендәге һәм халыкара фестиваль-бәйгеләрдә җиңүләр белән дәлилләнә. Алар һәрвакыт – “Алтын битлек”  Илкүләм театр премиясен дәгъва кылучылар арасында. Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә абруй казанган чын сәхнә осталары!

Республика районнары һәм шәһәрләрендә, Татарстанның иҗади тормышын баетып, үзешчәннәр, халык театрлары, яшьләр берләшмәләре эшчәнлек алып бара. Ә инде республика театрлары тамашачылар хозурына иң яхшы спектакльләр һәм концерт программаларын тәкъдим итәргә тырыша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән барлык театр әһелләрен кабатланмас күтәренкелек, талант, иҗат һәм хыял бәйрәме белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек, иҗат рухы, матур премьералар, яңадан-яңа уңышлар, тугры тамашачылар телим!”

 

 


Фикер өстәү