Авыл халкы һәм читтә яшәүче милләттәшләр өчен татар концертларында “утыру” проблемасы юкка чыга. Нәкъ менә шушы аудитория өчен биш виртуаль концерт залы оештырыла. Моннан тыш ике мәдәни үзәк төзелә, алтмышлап оешмага музыка уен кораллары кайтарыла, 12 кинозал төзекләндерелә, 2 автоклуб, 12 модель муниципаль китапханә барлыкка килә. Юк, бу төш тә, хыял да түгел. Әлеге эшләр 2019 – 2024 елларга исәпләнгән федераль масштабтагы “Мәдәният” илкүләм проекты кысасында гамәлгә ашырылачак.
Кичә әлеге проектның асылы турында Татарстан Мәдәният министрлыгында Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашында фикер алыштылар. Министр Ирада Әюпова журналиcтларга проектның асылын аңлатты һәм ”күңел экологиясе” дигән яңа төшенчә кертте:
– Соңгы елларда дөньяны кабул итүебез үзгәрде. Без бөтен нәрсәнең матди кыйммәтен табарга тырышабыз, һәр күренешкә матди яктан чыгып бәя бирәбез. Мондый шартларда әлеге илкүләм проект нәрсә өчен кирәк соң? Сер түгел, теләсә кайсы иҗтимагый-хокукый даирә өчен бәйләүче чара булып бердәм мәдәни киңлек тора. Бу Россиядә дә, Татарстанда да шулай. Бердәм рухи кыйммәтләр булмаса, аларны актив рәвештә үстермәсәк, тормышыбыз кая барып чыгар? Ахыр чиктә, дөньяга ашау-эчү, күңел ачу өчен генә килмибез ләбаса, тормышның рухи ягы да бар. Менә шул кыйммәтләргә игътибарны юнәлтәсе иде. Мин сәяхәт итәргә яратам. Сәфәр кылган җирләрдә андагы мәдәниятне аңларга, үзләштерергә тырышам. Без, кешеләр, шулкадәр төрле, шул ук вакытта охшашлыклар да җитәрлек. Ахыр чиктә, барыбызга да бер нәрсә – бәхет кирәк. Ләкин бәхетне аңлау төрле кешедә төрлечә. Мин безнең республика бәхетле дип саныйм. “Безнең заман” эшче яшьләр фестивален генә алыйк. Ул мәдәният өлкәсендә булмаган кешенең, теләге, таланты булганда, иҗади яктан үсү мөмкинлекләрен таба алуын күрсәтә. Бүген рухи үсешне кайгырту, китаплар уку тренажер залына барып, мускул үстерүгә караганда мөһимрәк икәнне күрсәтергә кирәк. Бәлки шунда, театрга килгән тамашачы, безгә комедия кирәк, димәс. Чөнки мәдәният ул – күңел ачу түгел. Мәдәният беренче чиратта – күңел экологиясе. Проектның төп мәсьәләсе: күңел чисталыгы – мәдәнияттә икәнлекне аңлату, – диде министр.
Шунысын да искәртик: “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыруны “Бердәм Россия” партиясенең контроль төркеме күзәтеп барачак. Проектның быел гамәлгә ашкан кадәресе дә саллы. Әйтик, биш виртуаль зал. Алар ел азагына кадәр Алабуга, Арча, Спас үзәк китапханәләрендә, Баулы туган якны үстерү музеенда, Мамадыш сәнгать мәктәбендә барлыкка киләчәк. Башта виртуаль мәйданнарны эре үзәкләрдә ачу нәтиҗәсез дип санасалар, хәзер әлеге фикердән кире кайтканнар. Ахыр чиктә, без бит авыл кешесен һәм читтә яшәүче милләттәшләребезне дә кайгыртырга тиеш, диде Ирада Әюпова:
– Быел виртуаль концерт залларын алты җирдә оештыру нияте бар иде. Бишесе – кечерәк мәйданнарда, берсе – филармония концерт залында. Ләкин филармониядә бу хупланмады. Әлбәттә, һәр проектның нәтиҗәсе булырга тиеш. Бездә, чыннан да, концерт мәйданнары күп, өстәвенә ачык һавада төрледән-төрле чаралар үтеп тора. Шуннан филармония кебек эре мәдәни оешмаларга кагылышлы виртуаль заллар актуаль түгел дигән фикергә килдек. Чынлыкта, виртуаль киңлек Баулыда яисә Мамадышта укучы балага югары мәдәният белән танышу мөмкинлеге бирә. Ул бит Мария театрына яисә башкасына барып, концерт яисә спектакль карый алмый. Аның кызыксынуы, Казан тамашачысына караганда зуррак та, ихласрак та булырга мөмкин. Шуңа күрә без бу проектны тагын да җәелдерергә ниятләдек. Бу җәһәттән филармония белән дә эшләр бара, Камал театры инде бүгеннән спектакльләрен онлайн күрсәтә. Виртуаль трансляция чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә дә кирәк. Телне сакларга дибез икән, бу юлда иң зур терәк – мәдәният.
Сүз уңаеннан, мәдәниятнең үз волонтерлары бар. Министр әйтүенчә, ул иҗатны, сәнгатьне хобби иткән кешеләрдән гыйбарәт. Бүген әлеге хәрәкәт тагын да киңәя. Элегрәк волонтерлар мәдәни объектларны саклауда актив катнашса, ташландык хәлгә килгән тарихи биналарны җыештырса, хәзер ул – үз идеологиясе булган, эшчәнлекләрен төрле юнәлешләрдә алып барган тулы канлы юнәлеш. Әлеге юнәлешнең үзенчәлекләре турында “Я – добротворец” хәрәкәте активисты Екатерина Морозова чыгыш ясады. Татьяна Ларионова исә, волонтерлык тулы куәтенә файдаланылмый, дип искәртеп узды. Шуңа күрә утырышта катнашкан җирле депутатларга урыннарда шушындый киңәшмәләр оештыру, мәдәнияткә күбрәк кешеләрне җәлеп итү йөкләнде. Бүген үз кулларың белән мәдәни тирәлек булдыру кирәк, кем әйтмешли, китереп бирмәсләр.
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat