Ирада Әюпова Халыкара театр көне белән котлады

Бүген – Халыкара театр көне. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова газета аша котлау юллады. Анда болай диелә:

«Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара театр көне белән эчкерсез котлыйм! Зур театр «гаилә»сенә керүчеләр генә түгел, бәлки сәнгать сөюче миллионнарча тамашачылар да билгеләп үтә торган бердәнбер һөнәри бәйрәмдер бу, мөгаен.

Татарстан – Россиядә тиңдәшсез театр культурасына ия булган иң зур театр үзәкләреннән берсе. Бүген республикада төрле жанрдагы һәм төрле юнәлештәге дистәләрчә театр эшләп килә. Профессиональ коллективлар гына түгел, бәлки үзешчән, халык театрлары да үзләренең иҗаты белән сөендерә. Моннан тыш, хосусый театрлар, иҗат лабораторияләре уңышлы төстә үсә, бик күркәм эксперименталь проектлар тормышка ашырыла.

Россиядә узган Театр елы Татарстан өчен күп кенә күрсәткечләр: премьералар саны, спектакльләргә килүчеләр саны ишәю, репертуар, гастрольләр географиясе киңәю һәм абруйлы фестивальләрдә җиңүләр саны буенча рекорд куйды. Татарстан артистлары республикабызда яшәүчеләргә 87 премьера спектаклен бүләк итте.

Фестивальләр һәм белем бирү юнәлешендәге бәйрәмнәр популярлашты. Барлыгы 40тан артыграк киң колачлы проект гамәлгә ашырылды, шуның 11е – тәүге тапкыр.

Россиядә Театр елы төгәлләнсә дә, театр безнең белән калды. Хәтта бүген анда тормыш тукталып калган кебек тоелса да, артистлар, виртуаль мәйданчыкларга чыгып, популяр спектакльләрне интернет аша күрсәтүне оештырып, театр сәнгатен сөючеләрне сөендерүләрен дәвам иттерә.

Кадерле дуслар! Эшегезгә тугрылык, фидакарь хезмәт һәм мәдәниятне үстерүгә бәһаләп бетергесез өлеш кертүегез өчен эчкерсез рәхмәтләрне кабул итегез! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм рухи күтәрелеш телим! Яңа спектакльләр, яңа рольләр, яңа җиңүләр һәм яңа үрләр насыйп булсын!»

 


Фикер өстәү