Татарстан буенча Баш федераль инспекторның кем булуы билгеле

Татарстан буенча Баш федераль инспектор вазифасын моңа кадәр Россия Юстиция министрлыгының республика буенча идарәсе башлыгы булып эшләгән Виктор Демидов биләячәк. Аны Хөкүмәт Йортында узган җыелышта тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, Виктор Демидов Татарстанда туып үскән һәм биредә инде күптәннән эшли.

– Татарстан өчен бу вазифадагы кешенең җирле үзенчәлекләрне аңлавы бик кирәк. Федераль инспекторның төбәк хакимияте белән элемтәдә булуы да мөһим, – диде Игорь Комаров.

Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Татарстан буенча Баш федераль инспектор вазифасы Вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симоновка (гыйнвар аенда, пенсиягә чыгу сәбәпле, отставкага киткән Ринат Тимерҗановны алыштырды) вакытлыча йөкләнгән иде.

Таныштырудан соң Татарстан Президенты журналистлар белән әңгәмәсендә яңа федераль инспекторның республиканы яхшы белүен билгеләп үтте.
– Ул ил җитәкчелеге билгеләгән бурычларны хәл кылуга җиңел генә кереп китәргә тиеш. Без дәүләт башлыгы алдында шәхсән җавап тотабыз. Илкүләм проектларда, Президент Юлламасында һ.б. бурычлар бар. Барлык эшләр республикабызның нәтиҗәле һәм тотрыклы үсүе хакына алып барылырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү