Татарстан буенча баш федераль инспектор тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды

Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Виктор Демидов кушуы буенча Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе хезмәткәрләренә законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүләре, хезмәт бурычларын үрнәк төстә үтәүләре өчен:

— криминалистика бүлеге җитәкчесе Илсур Тимергалиевка;
— Казан шәһәре Вахитов районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Ренат Вәлиевкә;
— аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча икенче бүлекнең өлкән тикшерүчесе Раил Сәмигуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, аяусыз хезмәтегез, кушылган эшкә җаваплы карашыгыз зур ихтирам-хөрмәт тудыра. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, Ватаныбыз файдасына куелган бурычларны уңышлы тормышка ашыруыгызны телим”, – диелә Рәхмәт хатында.


Фикер өстәү