Галимнәр коронавирусның кан төркеменә бәйлелеген раслаган

Билгеле бер кан төркеменә ия булучылар коронавирус инфекциясенә бирешүчәнрәк булырга мөмкин. АКШ галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслаган.

Бостон хастаханәсенең галим-медиклары тикшеренү барышында коронавирусның эритроцитлар – һәр кан төркемнең кызыл тәнчекләре белән ничегрәк бәйләнешкә керүен анализлаган. Нәтиҗәдә II төркемгә керүче кандагы эритроцитларның коронавирусны тизрәк “эләктереп” алуы ачыкланган.
“Кан төркеме – проблема, чөнки ул нәселдән килә һәм аны үзгәртеп булмый. Әмма без вирусның теге яки бу кан төркеменә ничегрәк йогынты ясавын белгән хәлдә яңа дарулар яки профилактика ысуллары эзләп таба алачакбыз”, – дигән фикердә галимнәр.


Фикер өстәү