Хөснуллин Лисичанскины төзекләндерү эшләре бернигә дә карамастан дәвам итәчәген белдерде

Лисичанскида торак, социаль объектлар төзү һәм төзекләндерү эшләре бернигә дә карамастан дәвам итәчәк. РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумында «Яшәү өчен инфраструктура һәм мохит» тематик көне эшлекле программасы барышында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Без эшебезнең нәтиҗәсен, кешеләрнең бернигә дә карамастан кире кайтуын күрәбез. Кичә Лисичанскидагы икмәк пешерү йортын утка тоттылар – берничә кеше һәлак булды, тагын берничәсе яраланды. Хәзерге вакытта Лисичанскида батыр йөрәкле 106 мең кеше яши, — дип искәртте вице-премьер. – Кешеләр яши, бернигә дә карамастан ремонт, төзелеш, төзекләндерү эшләре бара».

Хөснуллин РФ Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинеты алдына куйган бурычны – 2030 елга Донбасста һәм Россиянең яңа төбәкләрендәге барлык эшчәнлек юнәлешләрен ил буенча уртача дәрәҗәгә җиткерү – искәртте.

 


Фикер өстәү