Йокыны качыра торган 7 кичке гадәт

Йокы – сәламәтлек өчен иң мөһим әйберләрнең берсе. Ни өчен кирәклеге хакында уйлап тормасак та, бер көн йокыбыз туймау хәзер йөзебезгә чыга.

Ә нинди соң алар начар гадәтләр?! Шуларны барларга булдык.

  1. Электрон җайланмалар кулланмагыз

Смартфон, планшет һәм ноутбукның зәңгәр экраннары көндезге кояш кебек яктылык сирпи. Шуңа күрә тәннең мелатонин (йокы гормоны) җитештерү сәләте кими. Нәтиҗәдә йокы кача. Моның сере бик гади – йокларга ятканчы ким дигәндә бер сәгать алдан барлык электрон җайланмаларны сүндереп куегыз. Тынычлап йоклап китү өчен китап укуның файдасы күбрәк.

  1. Йокларга бер үк вакытта ятыгыз

Яшерен-батырын түгел, ял көннәрендә без төнгә кадәр утырырга яратабыз. Бу исә организмдагы эчке сәгатьләрнең ритмын боза. Гадәти ритмга кире кайтыр өчен күп көч куярга туры киләчәк. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, атнаның нинди көне булуына карамастан, бер үк вакытта ятарга һәм торырга тырышыгыз.

  1. Әзерләнмичә, йокларга ятмагыз

Кеше йоклар алдыннан ял итәргә тиеш. Дөрес, бераз сәеррәк ишетелә инде бу. Йоклау – үзе ял итү бит югыйсә. Белгечләр фикеренчә, йоклар алдыннан ял итмәсәк, ничек кенә арыган булсак та, йокысыз төнне сәгатьләр буе ян-якка борылып үткәрергә мөмкинбез.

Нишләргә соң? Йокларга әзерләнгәннән соң, 40 минут булса да, ял итеп алыгыз: мәсәлән, җылы ваннада утырып чыксагыз була. Бер дә булмаса, китап укыгыз, өйдәгеләр белән аралашып утырыгыз.

  1. Йоклар алдыннан каһвә эчмәгез

Кофеин стимулятор булганлыктан, кешеләр еш кына, бер чынаяк эчеп алудан бернинди зыян юк, дип уйлыйлар. Төшке аштан соң арыган кебек булсагыз һәм йокымсырый башласагыз, кайсыгыз каһвә эчәргә ярата?! Бу – бик зур хата. Дөрес, кофеинның яртысы организмнан биш-алты сәгать эчендә чыга. Әмма аннан соң да аның яртысы калачак.

Димәк, көннең икенче яртысында каһвә эчкәндә, сез үзегезне йокыдан мәхрүм итәсез дигән сүз. Бәхеткә, бу проблеманы чишү бик гади: көндезге сәгать икедән соң кофеинлы эчемлекләр кулланмагыз.

  1. Кичен күп ашамагыз

Кичке аш ашарга соңга калгансыз икән, йоклап китүе дә кыенлаша. Организмга күп күләмдә ризык кергәч, барысын да үзләштерү өчен метоболизм көчәя. Өстәвенә ашказаны тулган килеш яту да уңайсыз. Шуңа күрә йокы алдыннан якынча ике-өч сәгать кала ашарга тырышыгыз.

  1. Актив физик күнегүләр белән шөгыльләнмәгез

Беренчедән, физик активлык сезнең тән температурасын ясалма рәвештә күтәрә. Ә йокыга китәр өчен, тән ял итәргә һәм температура бераз кимергә тиеш. Температураның күтәрелүе йокыга китәргә комачаулый. Икенчедән, күнегүләр баш мие эшчәнлеген арттыра. Өстәмә стимул ял итәргә һәм йокларга комачаулый. Әгәр дә йоклар алдыннан күнегүләр ясарга телисез икән, иң җиңел һәм салмаклары белән генә чикләнергә тырышыгыз. Авырракларын көндезгә калдырыгыз.

  1. Бик иртә йокларга ятмагыз

Монысы бигрәк тә сәер киңәш дип уйлыйсыздыр инде. Әмма йокы килмичә, иртә ятсагыз, минут саен ян-якка әйләнеп, йоклап китә алмаганга, үз-үзегезгә ачуыгыз гына чыгар. Ачу килү стресска китерә, ә ул, үз чиратында, йоклап китәргә комачаулый.

 

 


Фикер өстәү