Татарстан юлларында ел башыннан бирле сәрхуш йөртүчеләр гаебе белән 24 юл һәлакәте булган

Республикада 4 ай эчендә исерек йөртүчеләр гаебе белән 27 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Бер кеше һәлак булган, 38е җәрәхәтләнгән яки имгәнгән. Россия ЮХИДИ башлыгы урынбасары Ленар Габдрахманов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдергән.

Автоинспекторлар шушы вакыт эчендә исерек хәлдә рульгә утыруның дүрт меңнән артыграк очрагын ачыклаган. Шул ук вакытта 326 йөртүче кабат сәрхуш хәлдә рульгә утырганы өчен тоткарланган.

“Авария күрсәткеченең кимүенә карамастан, юлларда исерекләр проблемасы әле һаман көн кадагыннан төшми. Полиция хезмәткәрләренең күзәтчелек чаралары белән генә бу проблеманы җиңеп булмаячак”, – дип басым ясап әйткән Ленар Габдрахманов.


Фикер өстәү