Арчада сугыш чоры балаларына багышланган ачык күргәзмә эшли

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Арчада урнашкан «Казан арты» музее янәшәсендә сугыш чоры балаларына багышланган ачык күргәзмә оештырылды.

Яхшы сыйфатлы банерларда – бүген лаеклы ялда булган ветераннарның истәлекләре hәм фотолары.  2020 елда Президентның Грантлар фонды конкурсында «Балачакны урлаган сугыш»  проектында музей җиңү яулаган иде. Бу изге гамәл шуның нәтиҗәсендә башкарылды. Проект буенча төрле чаралар үткәрелде: күргәзмәләр, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә патриотик кичәләр, хәтта видеофильм төшерелде, музейга техник җиһазлар алынды. Проектны тормышка ашыру пандемия вакытына туры килгәнлектән, күп чараларга үзгәрешләр кертелде. Бүген арчалылар, сугыш балалары язмышы белән танышып, шушы чараларны  оештыручыларга рәхмәт укый.


Фикер өстәү