М7 трассасында алты машина бәрелешкән

Татарстанда М7 трассасында алты машина бәрелешкән, өч кеше зыян күргән. Бу хакта авариянең шаһитлары сөйләде.

Аларның сүзләренчә, бүген көннең икенче яртысында республиканың Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булган. М7 трассасында берьюлы алты авто — ике йөк машинасы һәм дүрт җиңел машина бәрелешкән. Бер зур йөк машинасы кюветка очкан.

Авария нәтиҗәсендә ким дигәндә өч кеше зыян күрде. Трассаның бу участогында хәрәкәт туктап калган.


Фикер өстәү