Тыярга ярамый эчәргә. Май бәйрәмнәрендә шешәдән баш тартучы төбәкләр бармы?

Бу җөмләдә өтерне кая куярга? Мәңгелек булып тоелган сорауга җавап тагын табылмады. Федерация Советы азык-төлек кибетләрендәге касса тирәсендә ирексездән күзгә ташланып торучы хәмерне сатуны тыю турындагы закон проектын кире какты. Әлеге мәсьәләнең нәкъ менә Май бәйрәмнәре арасында калкып чыгуы очраклы түгел. Озын ялларда гына булса да, шешәдән баш тартучы төбәкләр артканнан-арта. Ә бездә ничек?

Күзгә күренмәсен!

Сатучылар бик оста: инде кибеттән чыгып кына җитәм дигәндә, касса янында йә арзанлы чәй күзгә ташлана, йә сагыз. Бала-чагадан «чупа-чупс»ны да яшереп калам димә! Дәүләт Думасы депутатлары исә өлкәннәр турында да борчыла. Алар азык-төлек кибетләрендәге касса тирәсендә тезелеп торучы хәмерне читкәрәк алып куярга тәкъдим итте. Әйтүләренә караганда, сатучылар шул рәвешле халыкны ирексездән «хәмер рәтләре» аша узарга мәҗбүр итә. «Маркетологлар фикеренчә, кибеттә касса яны – иң керемле урыннарның берсе. Чөнки кеше, акча түләгән вакытта, еш кына үзе дә сизмәстән өстәп товар ала. Касса янында алкогольле эчемлекләр сату халыкның сәламәтлегенә зыян сала», – дигән закон проектын тәкъдим итүчеләр.

Тик сенаторлар башкача фикерли. Федерация Советы документны кире каккан. Алар әйтүенчә, бүген «касса яны» дигән төшенчә юк. Шуңа күрә законың үтәлешен тикшереп булмаячак. Өстәвенә болай тыеп кына тыелуны шик астына алганнар.

Аек бәйрәм

Чикләү дигәннән, «коры закон» иске төшенчә түгел. Бигрәк тә Май бәйрәмнәрендә. Ил күләмендә озын ялларда ел саен хәмер сатуны тыючы төбәкләр бар. Мәсәлән, быел Төмәндә 1 һәм 9 Май көннәрендә иртәнге 8:00дән алып кичке 21:00 сәгатькә кадәр алкогольле эчемлекләр сатмаячаклар.

Халыкка ни өчен аек йөрергә туры киләчәген дә аңлатканнар. Беренчедән, бәйрәм арасында имгәнү очраклары бермә-бер артса, икенчедән, табигатькә чыгып, кәеф-сафа корырга теләүчеләр санын киметмәкчеләр. Төмән өлкәсендә илнең күп кенә төбәкләрендәге кебек үк янгынга каршы куркынычсызлык режимы гамәлдә. Шешә күтәреп, шашлык пешерүчеләр «кызыл әтәч»нең учактан коры үләнгә сикергәнен сизми дә калырга мөмкин. Хәмерне җәмәгать туклануы урыннарында гына салып бирәчәкләр. Барнаул, Новосибирск, Пермь краенда да яллар аек узачак. Бу исемлектә Татарстан юк. «Коры закон» кертүне хәл төбәк үзе хәл итә, ди белгечләр.

Кайбычтан үрнәк аласы

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, бу елның беренче өч аенда республикада 1,48 миллион декалитр (1 декалитр = 10 литр) исерткеч эчемлек ваклап сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 6 процентка күбрәк. Ел башында хәмер сату күләме, барыннан да бигрәк, Казан белән чиктәш булган Лаеш (+24%) һәм Питрәч (+20%) районнарында арткан. Аның каравы Кайбычта спиртлы эчемлекләр сатып алучылар саны 12 процентка кимегән.

Гыйнвар – март айларында Татарстанда яшәүчеләр, сыраны исәпкә алмаганда, 3,7 литр хәмер эчкән. Күрсәткечләр кимүгә таба түгел. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, былтыр республикада хәмер куллану күрсәткече 2,8 процентка үскән. Тагын бер сан: узган ел Татарстанның 43 районында алкогольле эчемлекләрне ваклап сату күрсәткече арткан. Бигрәк тә, Лаеш (+15%), Югары Ослан (+14%), Питрәч (+12%), Биектау (+11%) һәм Яңа Чишмә (+10%) халкы чама хисен югалткан.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин фикеренчә, хәмер сатуның асылында акча мәсьәләсе ята.

– Исерткеч эчемлекләр сату  ул – бик зур табыш китерә торган бизнес. Шуңа күрә бу мәсьәләдә эшкуарларның эшен ничек тә булса чикләргә мөмкинлек биргән карарлар кабул ителүенә шикләнәм, – ди ул.

Рәсми мәгълүматларга караганда, 2023 елда Татарстанда 548 кеше сыйфатсыз хәмер белән агуланган. Нәтиҗәдә 213 кешенең гомере өзелгән.

 

Рөстәм ВӘЛИУЛЛИН, табиб-нарколог:

– Мин мондый тыюларны хупламыйм. «Коры закон» нәрсәгә китерергә мөмкин икәнне беләбез бит инде. Ярамый дип тыярга тотынганчы, тиешле җирлек булдырырга, ягъни халыкка башка шөгыль табарга кирәк. Ни өчен хәмер эчәләр соң? Шул рәвешле көндәлек тормыштагы кыенлыклардан качып котылырга телиләр. Чәркә артыннан чәркә күтәреп, бөтенләй шешәгә чумалар. Гаиләне ничек туендырырга икән дип баш ватканчы, эчеп исерәсе җиңелрәк бит. Вазгыятьне яхшыртуның бердәнбер юлы – спиртлы эчемлекләр сатуны сәүдәдән чыгару. Ягъни хәмер азык-төлек кибетендә сатылырга тиеш түгел.


Фикер өстәү