Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларны Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу көне белән котлады. «Әле генә без иҗат эшлеклеләре белән очрашу үткәрдек, туган телне, милли традицияләрне һәм мәдәниятне саклауның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштык. Сез үз чиратыгызда татар халкының тарихын, аның бай мирасын саклауга да зур өлеш кертәсез. Моның өчен мин сезгә рәхмәтлемен», — дип ассызыклады республика Рәисе.

Аннары Татарстан Рәисе 2024 елда Габдулла Тукай исемендәге бүләк лауреатларын бүләкләде. Алар — язучы Борис Вайнер — балалар шигърияте, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне, яшь укучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләгәне, балалар өчен татар әдәбиятының һәм фольклорының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә иткәне һәм популярлаштырганы, Татарстанның яшь талантларына иҗади ярдәм күрсәткәне өчен; скульптор Кадим Җәмитов — татар мәдәниятенең күренекле тарихи шәхесләренә багышланган скульптура портретлары һәм фигуралары сериясен булдырган өчен; ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Мөдәррисова (Таминдарова) — Татарстанның татар хор мәдәниятен үстергәне, алга җибәргәне һәм саклаганы, «Татар хор музыкасы антологиясе» эше өчен; шагыйрь Ләис Харрасов (Ләис Зөлкарнәй) – «Узганны кабатлау» китабы өчен.


Фикер өстәү