Тукай премиясе лауреаты Ләис Зөлкарнәй: «Татар шагыйре өчен моннан зуррак дәрәҗә юк»

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы ияләре билгеле булды. Дәүләт бүләген Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Премия лауреатлары арасында Ләис Зөлкарнәй дә бар. Күренекле шагыйрьгә премия «Узганны кабатлау» китабы өчен бирелде.

Ләис Зөлкарнәй әлеге премияне дәүләтнең китабына, иҗатына уңай, лаеклы бәя бирү дип кабул иткән. «Элеккеге вакытларда гел битарафлык тоя идем. Нинди китап чыгарсаң да, таш дивар кебек битарафлык. Башың белән бәрелсәң дә, җимереп булмый иде. Ә менә хәзер Тукай премиясен алгач, ул дивар җимерелде», – диде Ләис Зөлкарнәй.

Тукай премиясе исе шигырь яза башлаганнан бирле үз өстендә җаваплылык тойганын да әйтте. «Халык, милләт, авыл турында. Һәр шагыйрьнең Тукай премиясен алу максаты бар инде ул. Татар шагыйре өчен бу – татар әдәбиятында теркәлеп калу дигән сүз. Аны киләчәктә дә укыячаклар. Премия күпмедер дәрәҗәдә гарант һәм татар шагыйре өчен иң зур дәрәҗә. Моннан зурысы юк», – диде ул.


Фикер өстәү