Алсулы, Алмазлы тәрҗемә. Беренче татарча тавышлы тәрҗемә сервисы ничек эшли?

7 млн сум! «Tatsoft» беренче мобиль тәрҗемә сервисын уйлап табу һәм гамәлгә ашыру хакы бу. Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты тырышлыгы, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә чынга ашырылган проект ул. Тәрҗемә сервисыннан ничек файдаланырга? Аның үзенчәлекләре нидә?

Татарча тәрҗемә сервисын «тавышлы» итү эше бер ел чамасы барган.  Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов аңлатканча, моның өчен шактый күп сөйләм базасы тупланган. Бу эштә профессионаллар да булышкан, моңа өстәп теләгән һәр кеше «Телеграм»дагы махсус бот аша сүз, гыйбарә, җөмләләрне тавышландырып җибәрә алган. Бу эшкә меңнән артык кеше кушылган.

Хәзер «Tatsoft» тәрҗемә сервисы ике телдә эшли. Киләчәктә исә башка телләрне дә колачларга җыеналар.

– Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен дә әлеге сервиска кертү турында фикер алышу бара. Бу эшне ел азагына кадәр төгәлләү нияте бар, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

«Tatsoft» нәрсәсе белән үзенчәлекле?

– Текстны тавышландыру (сөйләмне синтезлау) һәм телдән әйтелгән сөйләмне тану (текст рәвешенә китерү);

–  бу функция татар телендә әле беренче мәртәбә генә кулланыла;

– текстны тавышландыруда Камал театры артистлары Алсу Каюмова һәм Алмаз Гәрәев катнашкан. Ягъни сезнең текстны алар укый;

– «Tatsoft»ны Play Market кибетеннән йөкләтеп алырга мөмкин (Android кулланучылар өчен). Тиздән аны iPhone хуҗалары да йөкләтә алачак, кушымтаны «App Store»да күреп булачак;

– соңгы 10 айда татар телле тәрҗемә хезмәтләренә 2 млн тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр, уникаль керүчеләр – 500 мең.

 

 


Фикер өстәү