Вейплар сатуны тулысынча тыймакчылар

Закон проекты май ахырында Дәүләт Думасына кертеләчәк.

Май ахырында Дәүләт Думасына Россиядә вейплар сатуны тулысынча тыю турында закон проекты кертеләчәк. Бу хакта “ТАСС” Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов сүзләренә таянып хәбәр итә.

Документ авторлары билгеләп үткәнчә, 2011 елдан вейп кулланучы үсмерләр саны 10 тапкыр арткан. Күпләр аны зарарсыз дип уйлый. Әмма ул, тәмәке кебек үк, тартучының үзенә дә, шулай ук тирәсендәгеләргә дә зыян сала.
Депутатлар басым ясап әйткәнчә, вейптагы матдәләр үпкә авыруларына китерергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә инде хәзер үк балигъ булмаганнарга вейплар сатуны тыю гамәлдә булып килә. Хәзер инде аны сатуны тулысынча тыю күздә тотыла.


Фикер өстәү