Татарстан урманнары 94 кубометр күләмендә көнкүреш калдыкларыннан арындырылган

Санитария-экология икеайлыгы башланганнан бирле Татарстан урманнары 94 кубометр күләмендә көнкүреш калдыкларыннан, 38 чүплектән арындырылган. Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә караганда, ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре авыл-бистәләр тирәсендәге һәм юллар янындагы урманнарны аерым игътибар үзәгендә тота.

Исегезгә төшерәбез: икеайлык 1 апрельдә башланды. Экология министры Александр Шадриков Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә белдергәнчә, өч атна эчендә атна уртасы һәм ахырында оештырылган өмәләргә барлыгы 227490 кеше чыккан.


Фикер өстәү