Дары заводында югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр барлыкка килгән

Казан дары заводына, җитештерү күләме арту сәбәпле, эшчеләр таләп ителә. Заводның кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе Татьяна Михайлова “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдергән.

Эшкә урнашу өчен урта белемгә ия булу да җитә, чөнки заводның үзендә дә, укыту-өйрәтү үзәгендә дә белем эстәргә мөмкин. Хезмәткәргә һәр яңа һөнәрне үзләштергән өчен 2 мең сум күләмендә акча түләнелә.

Биредә хезмәт хакы аена 58 мең сумнан башлана. Шул ук вакытта керемне шактый ук арттырырдай төрле түләүләр һәм премияләр: нәтиҗәле эш өчен, һөнәри бәйрәмнәр, юбилей даталары уңаеннан премияләр, тиешле еллар эшләгән өчен (1 елдан алып) түләүләр булдырылган.

1 елдан 3 елга кадәр өзлексез стаж өчен тиешле еллар эшләгәнгә – хезмәт хакының – 15%, 3 елдан 6 елга кадәр – 20%, 6 елдан күбрәк өзлексез стаж өчен – 25% күләмендә түләнелә. Моннан тыш зарарлы хезмәт шартлары өчен пенсиягә вакытыннан алда чыгу, өстәмә ял алу хокукы бирелә.

Шулай ук заводта зыянлы хезмәт шартлары өчен өстәмә түләү, туклану өчен компенсация һәм хәтта кайбер хезмәткәрләр өчен махсус тукландыру, эшкә урнашыр алдыннан, эшләү барышында предприятие хисабына медицина тикшеренүләре үткәрү каралган. Моннан тыш дәүләт оборона заказын үтәү өчен кирәкле һөнәрләр буенча эшләүчеләр мобилизациядән азат ителә.

Предприятиедә кичке һәм төнге сменаларда эшләүчеләр бушлай транспорттан файдалана. Хезмәткәрләр, аларның балалары өчен cпорт, социаль программалар, балалы хатын-кызлар өчен ташламалар, заводның Реабилитация үзәгендә тергезү программалары, башка шундый өстенлекләр каралган.
Ә инде шәхси торагы булмаганнарга тулай торактан урын бирелә яисә фатирны арендага алып торган өчен 10 мең сум өстәмә түләнелә.


Фикер өстәү