«Наз»да дәваланучыларны сәламнәргә ун гармунчы барган

Балтач районындагы «Наз» реабилитация үзәген республикада яшәүчеләр дә әйбәт белә. Төрле районнардан, шәһәрләрдән дә бирегә яратып киләләр. Медперсоналдан да, дәвалау шартларыннан да бик канәгать калып, кабат- кабат килүчеләр дә бар.

Медперсонал гына түгел, районның мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективлары да аларның ялларын истә калырлык, күңелле итеп оештыруда үз көчләрен кертә. Үзәк хезмәткәрләре исә аларны бик сөенеп, кадерле кунактай каршы ала. Шуңа күрә биредән үзешчән артистлар, сәнгать коллективлары өзелми.

Бу көннәрдә районның Шеңшеңәр мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр туплап, «Наз»дагыларга күңелле ял бүләк иткән. Күңел иткәч, алар районның төрле авылларыннан ун гармунчыны бергә туплап, оештырып алып килә алган. Район сәхнәләрендә балкыган гармунчы- баянчыларның күмәк чыгышы дәваланучылар күңеленә аеруча хуш килгән. Бергәләп биегәннәр дә, җырчыларга кушылып җырлаганнар да, рәхәтләнеп күңел ачканнар. «Яшьлеккә кайткандай булдык», — дип, оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткергән алар


Фикер өстәү