Россия әсирләрен кансызларча үтергән видео таралганнан соң, җинаять эше кузгатылды

Төрле Телеграм-каналларда Россиянең коралсыз 11 солдатын атып үтергәнне төшергән видео таралды.

Әлеге хәлдән соң Россия Тикшерү комитеты Россия хәрбиләрен атып үтерүгә кагылышлы җинаять эше кузгатты, диелә ведомство хәбәрендә. Тикшерү «бер төркем затларның хезмәт эшчәнлеген башкаруы белән бәйле рәвештә ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча алып барыла.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, төрле Телеграм-каналларда видео таралган, анда Украина кораллы көчләре вәкилләре ЛХР территориясендә алар кулына эләккән ким дигәндә 11 коралсыз Россия хәрбиен атып үтергәннәр.

Роликны төшергән затларны билгеләү буенча чаралар күрелә, диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Видео Макеевка авылында төшерелгән. Кадрларда йорттан чыгып, җиргә яткан Россия хәрбиләре күренә. Әсирлеккә бирелгән кешеләрдән аларның кайсысы офицер булуын сорыйлар һәм аннары ату тавышлары ишетелә. Квадрокоптердан төшерелгән икенче бер роликта 12 хәрби гәүдәне күрергә мөмкин.

Россия Оборона министрлыгы роликларны шәрехләде һәм әлеге вәшхилекне «коралсыз Россия хәрбиләреннән Украина хәрбиләренең массакүләм канлы үч алулары» дип атады.

Видеоязмаларны өйрәнү белән БМОның кеше хокуклары буенча югары комиссары идарәсендә дә шөгыльләнәләр.


Фикер өстәү