Рөстәм Миңнеханов хәрбиләргә «ТР алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшыруны күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республикабыздан мобилизацияләнгән егетләр хезмәт итә торган 1234нче полк хәрбиләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләү тантанасының видеоязмасын урнаштырды.

«Батыр сугышчыларыбызны бүләкләүне дәвам итәбез. Бүген хәрби бурычын үтәгән вакытта кыюлык һәм батырлык күрсәткән өчен алгы сызыкта 1234нче полк хәрбиләренә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медален тапшырдылар. Һәркайсы белән горурланабыз!» — дип язган ТР Рәисе.

 

«Егетләребезгә батырлыклары өчен рәхмәт! Горурланабыз!» — дип искәрткән Рөстәм Миңнеханов.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк.

/Татар-информ


Фикер өстәү