Эшмәкәр Альберт Хәялиев: «Авыл хуҗалыгының җаны бар»  

Һөнәре буенча финансист, гомере буе шәһәрдә яшәгән Альберт Хәялиев, тугыз ел элек авылга кайтып, агробизнес ачып җибәрә. Бу вакытта аның терлекчелек буенча да, игенчелек буенча да күзаллавы булмый диярлек. Ләкин ата-бабаларының туган нигезен һәм кече Ватанын саклау теләге барыннан да көчлерәк булып чыга.

– Унбиш-егерме ел элек миңа авыл хуҗалыгында эшләячәксең, дисәләр, бик нык гаҗәпләнер идем. Ә авылга кайту тарихым бабайның Кошман авылындагы нигезен саклап каласы килүдән башланды. Әлеге йортта минем әти һәм аның туганнары үскән. Туганнарым участокны сатарга теләк белдергәч, очрашу урыны буларак калдырыйк, дидем. Башта йорт тергездек, аннан аның койма-капкасын булдырдык, мунча да җиткердек… Тора-бара авылга кайту тагын да ныграк ошый башлады, тартыла башладым. Шул вакытта агробизнес проектлары белән кызыксыну барлыкка килде. Шуннан соң дуслар киңәше белән витаминлы-гранулалы он ясау техникасы турында китап укыдым. Гап-гади авыл китапханәсеннән алынган иске генә китап иде ул, тик актуальлеген бүген дә югалтмаган зур хәзинә булып чыкты ул.         

Менә шулай итеп туган нигез чакырып кайтарган да авылга төпләндереп калдырган Альберт Хәялиевны. Бүген ул – өч компанияне берләштерүче авыл хуҗалыгы группасы җитәкчесе. Беренчесе – терлекләр һәм кош-кортлар өчен югары аксымлы азык кушылмасын җитештерүче «Сл-агро» оешмасы, икенчесе – 500 мөгезле эре терлеге һәм 2 мең гектар сөрүлек җирләре булган «Туган як – агро» хуҗалыгы һәм өченчесе – тәүлегенә 2,5 мең тонна сөт эшкәртүче «Сл-сөт» заводы.

Җитәкчене авыл хуҗалыгына алып килгән, якынайткан югары бета-каротинлы витаминлы-үләнле гранулаларны кошчылык һәм атчылык белән шөгыльләнүчеләр аеруча ярата икән.

– Без печәнне югары температурада киптереп, аның барлык файдалы үзлекләрен саклыйбыз. Үлән онында файдалы үзлекләр ун тапкыр күбрәк. Болай эшләгәндә алар озаграк та саклана, тиешле урынга илтеп җиткерү дә җиңелрәк. Иң мөһиме: аларны берничә ел сакларга мөмкин. Элек мондый үлән онын һәр колхозда ясаганнар. Продукт бүген дә бик популяр, рәхәтләнеп читкә чыгарып сатарга була. Ләкин терлекләр өчен бик файдалы бу продуктны Татарстанда нибары ике оешма җитештерә. Шуларның берсе – без, – ди ул.    

Колаңгы тимер юл станциясе бистәсендә яңа цех ачу исә авыл хуҗалыгының башка тармакларына да юл ача.

– Күп нәрсәләргә башкача карый башладым, – ди ул. – Авыл хуҗалыгы нәтиҗәле эшләсен өчен, тулы бер цикл кирәк. Ягъни чималдан алып кибет киштәсенә кадәр юл узарга тиеш ул. Шуны күздә тотып, күрше авылдагы ташландык хәлдәге колхозның җирләрен яңарттык, техникалар сатып алдык, фермаларга реконструкция ясап, сыерлар кайтарттык. Уңышлы бизнес өчен чималны эшкәртү дә кирәк. Шулай итеп, сөт эшкәртү заводы барлыкка килде.  

Әлеге сөт заводы турында газетабызның узган саннарында язган идек инде. Шуңа күрә анысына озаклап туктап тормабыз. Ә менә җитәкченең киңәш буларак әйткән сүзләрен укучыларыбызга да җиткерергә булдык.    

– Бәлки сез моны беләсездер, ләкин күпләр аңлап бетерми. Күпчелек авыл каймагы белән кибет каймагын (сметана) бутый, – диде Альберт Хәялиев. – Кибет каймагында кашык басып торырга тиеш, дип уйлыйлар. Аңарда кашык бервакытта та басып торырга тиеш түгел. Сметана – әчкелтем сөт продукты, аңа оеткы салына. Ә каймакка оеткы бервакытта да салынмый. Ул – майлы сөт өсте. Сметана агып төшәргә һәм тигез өслек булдырырга тиеш. Элек без аны эчә идек. Әгәр кибеттән алган сметанада кашык басып тора икән, димәк, аны куертыр өчен крахмал кушканнар. Йод тамызып тикшереп карарга мөмкин. Әгәр ул таралып китә икән, димәк, сметананың составында крахмал бар дигән сүз. 

Эш, көндәлек мәшәкатьләр, бизнес белән янып-көеп йөрсә дә, авылда калуының төп сәбәбе башкада, ди эшмәкәр.    

– Минем максат – акча артыннан куу түгел, – ди ул. – Авыл хуҗалыгында бизнестан тыш, башка кыйммәтләр дә бар. Анда җан бар. Кешелек кыйммәтләре, җан һәм рух җирдә калды әле. Авылда кешеләр дә башка, табигать тә матуррак, һава да чистарак. Хәзер инде минем Казанга китәсем дә килми. Хатыным – Себер кызы. Ул да авылга ияләште, табигатен дә, кешеләрен дә ярата. Балалар инде зурлар. Ялларга алар да бик теләп кайтып йөриләр. Менә шулай, бабам нигезе барыбыздан да авылны яраттырды.        

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү