“ВТ”га нәни кунаклар килде


“Ватаным Татарстан”ның “Вконтакте” сәхифәсендә Әниләр көне уңаеннан бәйге уздырган идек. Казанда яшәүче бертуган Нурислам белән Айсылу язып җибәргән хат кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Бүген алар Гөлназ апалары белән редакциягә килде. Алар Казанда яшиләр, 167 мәктәпнең 3 нче сыйныфында белем алалар икән.
– Бергә уку бик рәхәт. Мин инглиз телен һәм математика фәнен бик яратам. Сеңлем бию түгәрәгенә йөри. Икәү бергә вокалга да барабыз. Күп кенә бәйгеләрдә катнашабыз. Мәдрәсәдә дә укыйбыз әле. Намазда укый беләбез, – ди Нурислам.

Без аларны редакция хезмәткәрләре белән таныштырдык. Киләчәктә сыйныфлары белән кунакка киләбез дип тә вәгъдә бирделәр. Нурислам белән Айсылу Кыш бабайга да хат язганнар. Аның килүен бик көтәләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү