Татарстан Кытай төбәкләре белән хезмәттәшлек итү буенча алдынгылар рәтендә булуы ачыкланган

Россия Президенты каршында эшмәкәрләрнең хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов Россия һәм Кытай Халык Республикасы төбәкләренең хезмәттәшлеге нәтиҗәсе рейтингын игълан итте. Әлеге исемлекне 2022–2023 еллар йомгаклары буенча «Петербург сәясәте» фонды белән берлектә Дуслык, тынычлык һәм үсеш буенча Россия – Кытай комитеты әзерләгән. Эш нәтиҗәлелеген ун баллы шкала буенча билгеләгәннәр.

Татарстан әлеге рейтингның беренче бишлегенә эләккән. Республикага тугыз балл биргәннәр. Аерым алганда, Алабугада төзелүче Дэн Сяопин исемендәге логистика үзәген, КАМАЗ белән JAC Motors хезмәттәшлеген, Чаллыда елына бер миллионга якын кер юу машинасы җитештерүче Haier заводын, шулай ук автокалада суыткычлар, телевизорлар һәм штамповкалы эшләнмәләр җитештерү җайга салынуын, Яшел Үзәндә лифтлар җитештерү заводы төзелешен билгеләп үткәннәр.

Татарстан белән бергә рейтингның югары баскычына Амур, Тула өлкәләре, Еврей автономияле өлкәсе, Приморье крае эләккән.

Билгеле булганча, Дуслык, тынычлык һәм үсеш буенча Россия – Кытай комитеты – дәүләтнеке булмаган хөкүмәтара оешма. Ул 1997 елда ике ил җитәкчелеге тарафыннан оешкан. Кичә Пекинда комитетның чираттагы пленар утырышы узды. Аның эшендә Дуслык, тынычлык һәм үсеш буенча Россия – Кытай комитетының Россия өлеше рәисе Борис Титов җитәкчелегендәге Россия делегациясе дә катнашты. Бүгенге матбугат очрашуында бизнесомбудсмен рейтинг нәтиҗәләрен игълан итте.


Фикер өстәү