Декабрьдә һава температурасының нинди булачагын әйткәннәр

Декабрь аенда Татарстанда уртача һава температурасы нормадан тайпылмаячак. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итә.

Республикада бу ай өчен норма -8,9 градус, Казанда -7,9 градус тәшкил итә.
Синоптиклар фаразына караганда, явым-төшем дә норма чикләрендә булачак: тулаем республикада – 37 мм, Казанда – 50 мм.


Фикер өстәү