Татарстан шәһәре Россиядә елга сәфәрләре өчен иң популяр юнәлешләр исәбенә кергән

Исемлеккә шулай ук Әстерхан, Соловки, Ока буенча маршрутлар, Бөек Новгородка кадәр круизлар эләккән.
Казан быел Россиядә елга сәфәрләре өчен иң популяр юнәлешләр исемлегенә кергән. Бу хакта Россия Туроператорлар ассоциациясе хәбәр итә.

Татарстан башкаласын Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узган: әлеге шәһәрләр арасындагы круиз рейтингта беренче урынга чыккан.

Елга сәфәрләре өчен популяр юнәлешләр исемлегенә шулай ук Әстерхан, Соловки, Ока буенча маршрутлар, Бөек Новгородка кадәр круизлар эләккән. Быел илдә барлыгы 300 меңгә якын кеше елга сәфәрләренә өстенлек биргән. Елга сәфәрләрен сайлаучы туристлар узган елдагыга караганда 20 процентка диярлек арткан.


Фикер өстәү