Казан карьера ясау өчен иң уңайлы 3 шәһәр исемлегенә кергән

Сораштыруда катнашучыларның 40 проценты чамасы Татарстан башкаласы өчен тавыш биргән.

Казан карьера ясау өчен Россиянең иң уңайлы 3 шәһәре исемлегенә кергән. Superjob сервисы үткәргән сораштыруда катнашучыларның 40 проценты чамасы Татарстан башкаласы өчен тавыш биргән. Безнең шәһәр өченче урынны Екатеринбург белән бүлешкән.

Рейтингта беренче урында – Мәскәү. Респондентларның 70 проценты Россия башкаласының карьера ясау өчен иң кулай шәһәр булып торуын әйткән. Икенче урынга Санкт-Петербург чыккан. Сораштыруда катнашучыларның 57 проценты “мәдәни башкала” ны хуплап тавыш биргән. Шулай ук Түбән Новгород та (38 процент) иң яхшы шәһәрләр бишлегенә кергән.

Татарстанның тагын бер шәһәре – Чаллы (27 процент) рейтингта 12нче урынга чыккан.


Фикер өстәү