Казан чыршысы Россиянең иң матур Яңа ел чыршылары исәбенә кергән

Казанның төп чыршысы Россиянең иң матур Яңа ел чыршылары исәбенә кергән. Бу хакта SuperJob сервисы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сораштыруда катнашучыларның 63 проценты  Татарстан башкаласының бәйрәм «сылуы»н матур дип әйткән.

Ә инде рейтингта беренче урында – Уфаның төп чыршысы. Биредә яшәүчеләрнең 66 проценты күңеленә хуш килгән ул. Воронеж чыршысы (62 процент) өченче урынга чыккан. Ә менә Волгоград һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә яшәүчеләр үзләренең бәйрәм күркеннән кемгә караганда да канәгатьсезрәк калган. Волгоград чыршысы – респондентларның нибары 41 процентына, ә Санкт-Петербургныкы 33 процентына гына ошаган. Сораштыру өчен һәр шәһәрдән – 700 кеше, ә Мәскәү белән Санкт-Петербургтан  1000әр кеше сайлап алынган.


Фикер өстәү