Зиннәтулла Билалетдинов тренер буларак Россия чемпионатларындагы 1200нче очрашуына чыкты

Бүген “Татнефть-Арена”да “Ак барс” белән “Трактор”га арасындагы матч Зиннәтулла Билалетдиновның тренер буларак Россия чемпионатларындагы 1200нче очрашуы булды. Бу күрсәткеч буенча ул өченче урында. Владимир Крикунов – 1477, ә Валерий Белоусов 1302 очрашуда баш тренер вазыйфасын башкарган.

Очрашу алдыннан КХЛ президенты Алексей Морозов Зиннәтулла Билалетдиновка алкалы йөзек тапшырды. Май аенда Лиганың 15 еллыгы уңаеннан символик команда составы игълан ителде. Иң-иңнәр арасына Зиннәтулла Билалетдинов та керде. Ул – бер команда белән 5 мәртәбә финалда чыгыш ясаган остаз. Танылган остаз 3 тапкыр Гагарин Кубогын отты, 2009 һәм 2018 елларда иң яхшы тренер булып танылды. Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелегендә “Ак барс” 630 очрашуда 395 җиңү яулады.


Фикер өстәү