Зиннәтулла Билалетдинов «Ак барс»ның баш тренеры вазыйфасыннан китә

«Ак барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазыйфасыннан китә. Бу хакта ул сезон нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әйтте.  «Хоккейда башка вазыйфа башкарсам, яхшырак булыр», – диде ул очрашуда.

Быел «Ак барс» 1:4 исәбе белән «Автомобилист»ка оттырып, Гагарин Кубогы өчен көрәштән беренче раундта ук төшеп калды. Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелегендә «Ак барс» 2009, 2010 һәм 2018 елларда Гагарин Кубогын яулады. Узган ел исә финалда ЦСКАга җиңелде.


Фикер өстәү